21 October 2022
Бүген «ШАЯН ТВ» каналының YouTube каналында «Сәйлән» проектының икенче финал чыгарылышы булачак! Иң грандиоз фестивальнең чираттагы тапшыруын карамый калмагыз!
Яшь йолдызларыбызга үз бәяләрен Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Римма Ибраһимова һәм Азат Кәримов бирәчәкләр. Бүген исә катнашучыларыбыз халкыбызның күңелендә урын алган татар халык җырларын башкарачаклар!
19:00! YOUTUBE КАНАЛ! РӘХИТ ИТЕГЕЗ!
Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» музыкаль фестиваленең яңа чыгарылышын карарга онытмагыз! Ялларны күңелле итеп, җырлап уздырыйк!
Comments: