3 октябрьдән «Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

3 октябрьдән «Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ!

3 октябрьдән «Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ!
«ШАЯН ТВ» каналы өченче тапкыр тамашачылар өчен татар музыкасы дөньясын ача!

3 октябрьдән эфирда «Сәйлән» фестиваленең 3 сезоны старт ала!
Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 24 катнашучы сайлап алынды. Билгеле, аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин, әмма алар өчен «Сәйлән» дип аталган серле юл әле башлана гына әле. Алда аларны кабат сайлап алу сынаулары, мавыктыргыч остаханәләр һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә!

Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз һәм, әлбәттә, кушылып җырлагыз! 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...