24 September 2023
«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион җыр проекты үз эшен дәвам итә. Бүген аның яңа чыгарылышлары төшерелде. Кабат сынаулар, зур сәхнә, «йолдызлы» жюридан кабатланмас киңәшләр!
Бу атнада балаларны Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Зөлфия Вәлиева һәм яраткан җырчыларыбыз Марат Галимов, Ильвина бәяләде. Әлеге этапта катнашучылар татар халык җырларын һәм Әлфия Авзалова репертуарыннан ретро җырлар башкардылар. Аларның барысы да «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашты!
«Сәйлән» музыкаль фестиваленең бишенче юбилей сезонының премьерасын 1 ОКТЯБРЬДӘН башлап, һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карарга мөмкин!
Comments: