«Сәйлән» фестиваленең финалистлары билгеле!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» фестиваленең финалистлары билгеле!

«Сәйлән» фестиваленең финалистлары билгеле!

Дуслар, ниһаять! Күптән көткән мизгел! «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең дүртенче сезонының финалистлары билгеле! Менә ул бәхетлеләр исемлеге:

1. Асылъяр Асылхуҗина (Әлмәт)

2. Сәет Галиуллин (Казан)

3. Самир Камалов (Чистай)

4. Әминә Мортазина (Казан)

5. Иван Пугачев (Казан)

6. Динә Хәбибуллина (Казан)

7. Илназ Харисов (Яр Чаллы)

8. Рөстәм Хөсәенов (Казан)

Нәни йолдызларыбызны тәбрик итәбез һәм киләсе этапка узулары белән ихлас котлыйбыз! Әле моның белән генә бетми! Алар өчен татар эстрадасының танылган артистларыннан, тәҗрибәле актерлардан вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрледән-төрле файдалы танып-белү остаханәләре уздырылачак. Алда әлеге катнашучыларыбызны яңадан-яңа сынаулар көтә! Җиңү җиңелдән генә бирелми! Болар барысы да лаеклы «Сәйлән» статуэткасын алу өчен!

Ә алда ниләр буласын күрәсегез килсә, безнең яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз! Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган җырчы өчен җан атыгыз һәм, әлбәттә, кушылып җырлагыз! Безнең белән бергә булыгыз!

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...