«ШАЯН ТВ» каналы Республика Яңа ел чыршысында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Республика Яңа ел чыршысында!

«ШАЯН ТВ» каналы Республика Яңа ел чыршысында!

25 декабрь «Татнефть-Арена» боз сараенда елның иң көтеп алынган бәйрәме - Республика Яңа ел чыршысы узды. Бирегә төрле олимпиадалар, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре һәм ел буе тырышып укыган укучылар җыелды. Традицион рәвештә, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

Республика Яңа ел чыршысының төп темасы исә гаилә һәм аның гореф-гадәтләренә багышланды. Тамашаны «Яңа ел уенчыклары сере» дип атадылар.

Беренче татар балалар телеканалы да әлеге чарадан читтә калмады. Бәйрәм алдыннан нәни тамашачыларны сюрпризлар белән сөендерде, егет-кызларны уңышлары белән котлады. «ШАЯН ТВ»ның төп персонажлары – Шаян, Мияу, Биби, Маэмай белән очрашу, алар белән якыннан аралашу, уен-көлке, үзенчәлекле фотозона һәм, әлбәттә, истәлекле бүләкләр өләште!

Шулай ук, бәйрәм кысаларында, сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл дә оештырылды. Анда узып баручы елда үзләрен аеруча актив күрсәткән балалар катнашты. «ШАЯН ТВ» каналы яшь алып баручысы Әнвәр Хәертдинов әлеге чарада модератор вазифасын башкарды. Бу исә безне аеруча сөендерә!

Афәрин, Әнвәр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...