Рәхмәт әйтә торган көн!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Рәхмәт әйтә торган көн!

Рәхмәт әйтә торган көн!

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара “Рәхмәт” көне билгеләп үтелә.

Чыннан да, зур мәгънәгә, тылсымга ия бу сүз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән гыйбарә бар. Психологлар фикеренчә, рәхмәт сүзләре - игътибар билгеләре үзләренең җылылыгы белән күңелләрне күтәрергә сәләтле икән.

Бу дөньяга аваз салганбыз икән, без әти-әниебезгә рәхмәтле. Иртән йокыдан уянганбыз, көн яктысын күрәбез, ике кул-аягыбыз йөри, ике колагыбыз ишетә, авызыбыз тәм тоя икән, димәк, без яшибез. Аның өчен рәхмәт. Рәхмәтнең олысы, кечесе булмый, диләр. Иң мөһиме, ул ихластан булсын.

Әйдәгез, бу көнне дә без бер-беребезгә “җылы сүзләр” генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә җылы өләшик! Күбрәк рәхмәт әйтеп, рәхмәт сүзен ишетеп яшик, ШАЯНнар!

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...