11 March 2023
Сезгә ШАЯН тамашачыбыз Ләйсән Сафинаның “Яз” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Менә язны да җиткердек –
Көннәрне саный-саный.
Күктән кояш көлеп карый –
Ул да яз көнен таный.
Җылы яктан кошлар кайтыр,
Карлар эреп бетәрләр.
Кошларыбыз, оя корып,
Җылы җәйне көтәрләр.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: