БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Сезне тамашачыбыз Наил Нәбиуллинның «Җиләк» дип исемләнгән шигыре белән таныштырабыз!

Җәй җитүгә тирә-якта,
Җиләкләр дә өлгерә.
Бөтен авыл, яше-карты,
Җыярга дип йөгерә. 

Кура, каен, җир җиләге,
Бездә бик күпләп үсә.
Тәмле исләре тарала,
Ямьле җәй җитте исә. 

Биек таулар арасында,
Ямьле урман янында.
Очрашырбыз без дә бергә
Җәйнең матур таңында.

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...