Игътибарлы булыгыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Игътибарлы булыгыз!

Игътибарлы булыгыз!

Дуслар, каникулларыгыз ничек уза? Җәйге ялларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен, әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик!

*Урамда бик игътибарлы булырга, машиналар йөри торган урыннарда уйнамаска кирәк!

*Светофор булмаса, урам аркылы җәяүлеләр юлы аша чыгарга кирәк!

*Светофорның яшел уты кабынганчы көтеп тор!

*Якын-тирәдә машиналар булмаса да, юлны йөгереп чыкма, светофорның кызыл яки сары төсендә кузгалма!

*Син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан!

*Якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара!

*Җәяүлеләргә тротуар буенча, уң яктан гына йөрергә ярый!

*Әгәр синең яшең ундүрттән ким икән, велосипедта ишегалдында яисә махсус площадкаларда гына йөрергә рөхсәт ителә!

*Трамвайга утыру өчен юлны трамвай туктап беткәч кенә чыгарга кирәк!

*Тукталышта автобус һәм троллейбусны арттан, ә трамвайны алдан урап узарга кирәк!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...