Җиңүчеләрне котлыйбыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы үткәргән «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе тәмам.  
 
Барлыгы Республикабызның төрле төбәкләреннән 300 артык эш килде.  
Беренче этапта аларның барысын дә мәртәбәле жюри бәяләде һәм икенче турга 40 эшне сайлап алды.  
Бу этапта иң лаеклыларны СЕЗ сайладыгыз. Әйтергә кирәк, онлайн мәйданда да соңгы сәгатьләргә кадәр бик көчле ярыш барды, һәм, ниһаять, нәтиҗәләр ачыкланды!

Тамашачы мәхәббәтен яулаган 20 эшнең авторлары җиңүче дип табылдылар!  Менә алар:

«Иң яхшы рәсем»  (7-10 яшьлекләр):

Хәмзин Раяз; 
Петрова Арина; 
Әхмәдишев Раяз; 
Гәрәева Язилә; 
Мөхәммәтдинов Әхмәд.

«Иң яхшы рәсем» (11-15 яшьлекләр):

Рәхимова Чулпан;
Королева Анна;
Меркурьева Юстина;
Вәлиуллина Альмира; 
Григорьева Екатерина.


 «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (7-10 яшьлекләр):

Искәндәров Айрат;
Мөбәрәкҗанова Камилә;  
Мозаффаров Әмир;  
Бикиева Дилә;  
Хәйруллина Зилә. 

«Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (11-15 яшьлекләр):

Әүһәдиева Мәрьям;  
Әхмәтова Алсу;  
Сәитова Аделина; 
Зиязова Элина;  
Солтанова Гөлфия.

Котлыйбыз сезне!

Алда безне бәйгенең иң дулкынландыргыч һәм күңелле мизгелләре - 28 октябрьдә узачак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтә. 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...