Ноябрь - бусагада кыш..

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ноябрь - бусагада кыш..

Ноябрь - бусагада кыш..

Ноябрь - бусагада кыш. Көз белән кыш тартыша да башлады. Күптән көтелгән беренче кар яуды. Табигать, әкренләп, кышкы йокыга әзерләнә, кояш та көннән-көн сирәгрәк елмая. Бу айдагы һава торышын күзәтеп, киләсе елны фаразларга була. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә! Көзнең соңгы аенда безне ниләр көтә икән?

* Ноябрьдә һава торышы нинди, апрель шундый.
* Ноябрьдә болытсыз һава торышы - температураның тиз түбәнәюе билгесе.
* Ноябрьдә озакка сузылган көчле салкыннар - кырыс кышка.
* Ноябрь башында кар яуса - иртә язга.
* Кар күп булса - бай икмәккә.
* Ноябрьнең коры һәм аяз булуы - киләсе елның уңышы өчен начар.
* Ноябрьдә иртәдән яңгыр явып, ә кичкә кар көртләре ятарга мөмкин.
* Ноябрьдә агачлар яфракларын коеп бетермәгән булсалар - озын кышка.
* Ноябрьдә черкиләр очса - җылы кыш көтелә.
* Үрдәкләрнең күбесе кышларга калса - кыш җылы булачак.
* Авылларга куяннар никадәр якынрак килсә, ноябрь дә шулкадәр салкынрак булачак.
* Кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
     

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...