«Нильс маҗаралары» әйләнеп кайта!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Нильс маҗаралары» әйләнеп кайта!

«Нильс маҗаралары» әйләнеп кайта!

Нильс һәм аның канатлы дусты каз - Мартинның маҗаралары хакында мультсериал бүгеннән кабат эфирда!

Яшь Нильс тыңлаусыз һәм кире малай булып үскән. Гном Нильска җәза бирергә уйлый, аны кечкенә кешегә әверелдерә. Әле алай гына да түгел, Нильс үзенә яңа гаҗәеп күнекмә ала: хәзер ул хайваннарны аңлый белә!

Малай йорт казы Мартин белән дуслаша һәм алар малайны кечкенәгә әйләндергән гномны эзләргә китәләр. Нильс һәрвакыт каз өстенә утырып, очып йөри. Бүгенге көннән аның тормышы яңа борылыш ала, чөнки ул хәзер бик тиз һәм югары очарга сәләтле! Малайны Мартин белән мавыктыргыч маҗаралар көтә!

«Нильс маҗаралары» мультсериалын эш көннәрендә 11:00 һәм 19:00 сәгатләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...