«Профессор Никдияр» сезнең сорауларыгызга җавап бирә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Профессор Никдияр» сезнең сорауларыгызга җавап бирә!

«Профессор Никдияр» сезнең сорауларыгызга җавап бирә!

Барысына да билгеле булганча, балалар еш кына төрле сораулар бирергә яраталар. Ә иң еш бирелә торган сораулар һәрвакыт «ни өчен» яисә «ник» дип башлана! Ни өчен үләннәр яшел, ә күк йөзе зәңгәр төстә? Нигә көндез якты, ә төнлә караңгы? Салават күпере нидән барлыкка килә? Бу һәм миллионлаган башка сорауларга җавап бирү өлкәннәргә һәрвакыт җиңел генә бирелми. Аларга ярдәмгә профессор Никдияр килә! Ул бик кызыксынучан һәм сорауларга да җиңел һәм аңлаешлы итеп җавап бирә белә!

Профессор Никдияр - чынлыкта исә бернинди дә профессор түгел, ә әтисе, әнисе һәм өч яшьлек сеңлесе Катя белән гадәти йортта яшәүче җиде яшьлек Сережа! Сережа телевизор караучыларга бик күп сораулар бирә һәм тамашачылар белән бергә аларга җавап та таба.

Әгәр дә сез Сережа кебек үк, барысын да белергә телисез икән, «Профессор Никдияр» мультсериалын карарга киңәш итәбез! Эш көннәрендә 13:55 һәм 21:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» экраннары каршына җыелыгыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...