Бүген язгы көн-төн тигезлеге көне! Димәк, Нәүрүз бәйрәме! Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн!
Көн-төн тигезлеге көннәрендә урта киңлекләрдә көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу вакытта Кояш төгәл көнчыгышта чыгып, төгәл көнбатышта бата һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.
Язгы көн-төн тигезлеге Төньяк ярымшарда астрономик язның башы булып санала.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш саналган. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Нәүрүз бәйрәме җиткән,
Үрелеп тышка кара,
Көн белән төн тигезләшкән,
Әнә кыш үтеп бара.
Күптәнге йола бәйрәме
Нәүрүз татар халкының,
Хәбәр итә яз килүен,
Бәйрәмен урманнарның.
Көн белән төн озынлыгы
Тигезләште бит бүген,
Шатлык чәчеп кояш та
Яктыртты илем күген.
Төрле илдә, төрле телдә
Үткәрәләр бәйрәмне,
Көнчыгыш халыкларында
Ул Яңа ел бәйрәме.
Фәймә Зәйнуллина
Comments: