1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме!

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме!

1 май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, эшчеләрнең баш күтәрүләреннән соң билгеләп үтелә башлый. 1917 елда бу көнне беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. 1992 елдан ул Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип йөртелә.

Беренче майда халык тыныч кына митинг һәм демонстрацияләргә чыга, ә 2 май көнне шәһәр читенә, табигатькә чыгып ашап-эчеп күңел ача. Кызыл флаглар һәм һава шарлары — бу датаның аерылгысыз атрибутлары. Хәзерге вакытта исә яз һәм хезмәт көнен милли бәйрәм буларак 86 илдә бәйрәм итәләр.

Бәйрәм бүген дә бөтен дөнья өчен хезмәт, тынычлык, татулык бәйрәме булып кала. 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан әкияти дөньяны хәтерләтә.

Һәрберебез өчен дә бу бәйрәм өстәмә ял көннәре дә булып тора. Ул өй юуу, бакча, йорт эшләре кебек күңелле мәшәкатьләр белән үтә. Табигатькә чыгып ял итәр өчен менә дигән вакыт булып тора.

Барыгызны да Яз бәйрәме белән котлыйбыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...