Табигатьтә яз хакимлек итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Табигатьтә яз хакимлек итә!

Табигатьтә яз хакимлек итә!

Язның беренче көне белән, дуслар!

Табигатьтә яз хакимлек итә! Календарьда язның беренче ае. Тирә-юньдә кар ятса да, суыклар әле булса да, көн сизелерлек озыная бара. «1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер», - дигән борынгылар. Март аенда сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән? Без дә сынап карыйк әле. Туры килерме?

* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.

* Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.

* Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.

яз2.jpg

* Мартта суык һәм коры булса, икмәк уңар.

* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.

* Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.

* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә яңгырлы җәй билгесе.

* Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

* Мартта җылы булса, җәй салкын була.

* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.

* Март аенда су акмаса, апрель аенда үлән үсми.

* Март бураннарында кырлар кар белән капланса, яшелчәләрнең һәм сабан игеннәренең яхшы уңышын көт.

* Коры март – уңдырышлы ел булачак, ә яңгырлысы уңышсыз ел вәгъдә итә.

* Карга башын канат астына яшерә-салкынга, җиргә утырса җылынуга.

* Март аенда җылы җилләр – яңгырлы җылы җәйгә.

* Март урталарында җылы – җәй җылы булачак.

* Сирәк салкыннар март аенда яхшы уңыш вәгъдә итә.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...