«Манзара» тапшыруында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Манзара» тапшыруында!

«Манзара» тапшыруында!

Иртәгә, 11 октябрь көнне иртәнге 6:00 сәгатьтә, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруын карагыз! Студия кунагы – «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе хезмәткәре Илназ Сибгатуллин. Эфирда ул «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе хакында сөйләячәк. Карамый калмагыз!

09.jpg 

Дуслар, исегезгә төшерәбез, «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...