«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал!

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа төрек мультсериалын карарга чакыра! «Ләлико» нәниләргә вакытны күңелле уздырырга һәм нәрсәгә дә булса өйрәнергә ярдәм итәчәк!

Лили һәм Лико - бу мультсериалның һәрвакыт бергә йөри торган төп персонажлары. Алар җырларга, биергә, күңел ачарга һәм төрле биремнәр үтәргә яраталар.

Йокларга ярата торган, таләпчән робот-Бузи һәрвакыт Лили белән Ликога катлаулы биремнәр уйлап таба. Әмма дә ләкин, бу шук егет белән кыз аларны бик җиңел генә башкарып чыгалар. Мультсериал геройлары чираттагы үтәлгән биремнән соң шунда ук Бузига юнәләләр.

Бәхетсез Бузига исә Лили белән Лико өчен һәрвакыт нидер уйлап табарга туры килә. Ләкин бернәрсә дә эшләп булмый, актив балаларга һәрчак берәр шөгыль табарга кирәк!

«Ләлико» мультсериалын иртәгәдән, дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...