Бүләккә - концерт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүләккә - концерт!

Бүләккә - концерт!

     19 май көнне, Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан кооператив институты белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы онлайн концерт уздырды. Чараны «ШАЯН ТВ» алып баручысы Ваня Остроумов алып барды, концерт ачылышында Шаян үзе дә катнашты. Тамашачыларны «Сәйлән» татар балалар җыры телевизион фестивале җиңүчеләре дәртле чыгышлар белән сөендерде. Шулай ук татар эстрадасының танылган җырчылары Айсылу Габдинова, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова да матур җырларын бүләк итте.

     Шушы катлаулы чорда медицина, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар белән алгы сафларда булган матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә беренче «ШАЯН ТВ» татар балалар каналы зур бүләк ясады. Концертны онлайн форматта булса да, бик күп кеше карады. Аны әле бер тәүлек дәвамында безнең инстаграм аккаунтка кереп карый аласыз. Шулай ук YouTube каналда да чыгачак.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...