29 November 2023
«ШАЯН ТВ» балалар каналы яраткан тамашачыларына Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» бәйгесенең дүртенче сезонында җиңү яулаган җырларга төшерелгән клипларны тәкъдим итә! Аларны хәзер барыбыз да яратып куллана һәм җырлый ала!
Әлеге клипларны «ШАЯН ТВ»ның рәсми сайтында һәм безнең YouTube каналда табарга һәм карарга мөмкин. Сылтама буенча рәхим итеп карагыз!
Comments: