27 May 2020
27 майда Россиядә Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Барлык китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Китап кадерен белгән укучыларыгызның артуын телибез!
«Китап һәм балалар»
«Китап һәм балалар»
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.
Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.
Мәҗит Гафури
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.
Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.
Мәҗит Гафури
Comments: