Кара карлыган нәрсәдән файдалы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кара карлыган нәрсәдән файдалы?

Кара карлыган нәрсәдән файдалы?

Тәлгәш-тәлгәш булып, кара карлыган да өлгереп килә! Быел аның унышы мул булырга охшап тора. 14 июль - карлыган көне дә икән!

Аның сәламәтлек өчен ничек файдалы булуын сез әле белеп тә бетермисездер! Карлыганда С витамины искиткеч күп, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җиләк ашап кую да җитә. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта. Анда В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий күпләп тупланган.

Карлыганның җимеше генә түгел, яфраклары да бик файдалы. Кыш көннәрендә карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле, хуш исле булуы белән генә түгел, организмда витаминнар запасын тулыландыруы белән дә шифалы булачак.

Шунысы сөенечле: теләсә нинди халәттә дә бу җимеш үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала. Аның белән сыйланып, үзегезгә ел буена җитәрлек витаминнар запасы җыеп калырга ашыгыгыз, дуслар!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...