«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануга бик аз вакыт вакыт калып бара! Ашыгыгыз!

Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Заявкалар килә торган арада, сезне хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

 

Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты.

* 1966 елның 2 октябрендә Татарстанның Аксубай район үзәгендә туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый.

* Оста җырлый. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.

00.jpg

* Уйнаган спектакльләре: «Без китәбез, сез каласыз», «Гөргөри кияүләре», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Таһир-Зөһрә», «Ай тотылган төндә», «Хуҗа Насретдин», «Галиябану», «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Ромео һәм Джульетта», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», «Җимерелгән бәхет», «Идегәй», «Зәңгәр шәл», «Каениш», «Юлбасарлар», «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...», «Телсез күке», «Гаугалы гаилә» һ.б.

2007-2010 елга кадәр - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният бүлеге башлыгы.

2008-2010 елга кадәр - Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм видеотасмалар кафедрасы мөдире.

2005 елдан - «Рамай» студиясенең генераль продюсеры, «Татарстан Синема» фонды президенты, кинорежиссер.

2015-2017 елга кадәр - В. Качалов исемендәге рус драма театры артисты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...