ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Жирафлар кемне генә гаҗәпләндерми икән? Планетабызда яшәүче башка җан ияләренә охшамаган әлеге кызыклы хайваннар һәрвакыт үзләренә җәлеп итәләр. Эволюция барышында алар бик үзенчәлеклегә әйләнгәннәр, хәтта кыргый табигатьтә дә бары тик билгеле бер шартларда гына яши алалар.

* Җирдәге барлык коры җир хайваннарыннан жираф - иң биеге. Аларның озынлыгы 5,5-6 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

* Жирафларның телләре кара төстә була, һәм ул 45 сантиметрны тәшкил итә.

* Жираф дөягә караганда сусыз озаграк яши ала.

* Әлеге хайваннарның бер адымының озынлыгы - 6-8 метрны тәшкил итә.

* Шунысы игътибарга лаек, беренче карашка бу гаять зур хайваннар хәтта 1,85 метр биеклектәге киртәләрне дә узып, сикерә дә беләләр.

0.jpg

* Жирафның тәнендәге кара таплары берсеннән берсе аерыла, алар юлбарысның буй-буй эзләре кебек үк индивидуаль.

* Жирафның күрү, ис сизү, ишетүе дә үткен. Бу аларга алдан ук якынлашып килүче куркыныч турында кисәтергә ярдәм итә.

* Азык эзләп, алар даими рәвештә күченеп йөриләр, бу якынча 50-100 квадрат километр территорияне били.

* Жирафлар үзләренә кирәкле дымның күп өлешен туклана торган үсемлекләрдән алганлыктан, суны 10-15 көнгә кадәр эчмәскә сәләтле.

* Жирафлар дөньясында акация аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки алар әлеге агачларның яфракларын бик теләп үз менюларына кертәләр.

* Кыска дистанцияләрдә жирафлар теләсә кайсы чабышкы атны узып, 55 км/сәг кә кадәр тизлек белән чабарга сәләтле.

* Елгадан су эчү өчен, жирафларга тезләнергә яки күкрәк турысыннан суга керергә туры килә, югыйсә алар суга кадәр иелә алмыйлар.

* Борынгы заманнарда жирафларның муеннары хәзерге кебек үк озын булмаган. Әмма озын муен аларга азыкны җиңел табарга ярдәм иткән.

* Әлеге хайваннар аягүрә басып йоклыйлар, җиргә ятмыйлар. Әмма бервакытта да озак йокламыйлар, уянып, 5-10 минутлык аралар белән йоклыйлар.

* Жирафлар вакытларын тәүлегенә 20 сәгатькә кадәр азык эзләүгә багышлыйлар.

* Жирафларның муеннары гына түгел, койрыклары да үзләренең зурлыгы белән да аерылып тора, ул 2-2,5 метрга кадәр үсәргә мөмкин.

* Ерткыч җанварларның күбесе жирафларны ауларга батырчылык итми, чөнки алар көчле тояклары белән җитди имгәнүләр ясый алалар. Шуңа да карамастан, арысланнар кайвакыт аларга һөҗүм итәләр.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...