Җәйнең иң рәхәт, иң кызу чагы! Җәйге яллар дәвам итә. Һәр көннең кадерен, һәрбер мизелнең ямен, тәмен белеп каласы килә! Без сезгә берничә файдалы киңәш тә әзерләп куйдык!
* Тәмле-тәмле сый-нигъмәтләр өлгергән чак: җиләк, чия, карлыган, төрле-төрле җимешләр, яшелчә. Быел уңыш бигрәк тә мулдан. Витаминнар туплап калырга өлгер! Бу – бер генә вакыт!
* Саф һавада физик күнегүләр ясагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз! Җылы көннәрдән файдаланып калыгыз! Бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
* Көннәр бик кызу тора. Мондый көннәрдә өйдә бераз ял да итәсе килә. «ШАЯН ТВ» каналы премьералар белән сөендерүен дәвам итә! Берсеннән-берсе гаҗәеп мультсериаллар, мавыктыргыч документаль фильмнар, кызыклы тапшырулар һәрберегезнең күңеленә хуш киләчәк!
* Социаль челтәрләрдә вакытыгызны дөрес һәм кызыклы итеп үткәрәсегез киләме? Алайса «ШАЯН ТВ» каналының Вконтакте, Telegram һәм YouTube каналларына кушыл! Кызыклы уеннар, викториналар, бәйгеләрдә катнаш, истәлекле бүләкләр от!
* Ә иң мөһиме – җәйгә планлаштырылган иң матур уй-хыялларыңны тормышка ашыр!
Comments: