We have a premiere!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

We have a premiere!

We have a premiere!

  Без сезне яңадан-яңа мультфильмнар, тапшырулар, мавыктыргыч документаль сериаллар белән сөендерүне дәвам итәбез, дуслар. 13 апрельдән каналыбызда «Яңарыш чоры» дигән документаль фильм башлана.

     Бу фильмның үзенчәлеге шунда: ул татарчага турындан-туры инглиз теленнән тәрҗемә ителде. Аны тәрҗемәче Заһир Хәсәнов тәрҗемә итте. Балалар бик яратып караган «Сәяхәтче Дәрия» мультфильмын, «Акылга сыймаслык ачышлар» сериалын инглизчәдән тәрҗемә иткән Заһир Хәсәнов белән тәрҗемә итү үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык. «Турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә очрый торган авыррак урыннарга тукталасым килә:

· Җөмлә структуралары аерыла. Аларда башта ия аннары хәбәр, соңыннан гына иярчен җөмлә кисәкләре килсә, бездә ия, башка җөмлә кисәкләре һәм шуннан гына хәбәр килә.

· Инглиз телендә and теркәгече ярдәмендә, нокта куймыйча гына әллә ничә җөмләне берләштерәләр. Татар телендә бу бик сәер яңгырый, шуңа җөмләләрне кыскарак төзергә туры килә.

·Тагын бер кыенлык – инглиз/америкалыларның дөньяга карашларында. Аларның кайбер әйтемнәрен бездә әйтеп булмый.

·Кайчак рифмалы җөмләләрне бирү бик авыр...

·Үлчәү берәмлекләрен (миль, ярд, галлон, фут, фунт) безнең метрик системага күчерергә туры килә.

   Бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, чит телне генә белү җитми, үз телеңне дә гаять яхшы белергә кирәк», – дип фикерләрен җиткерде тәрҗемәче.

    Тәрҗемә ителгән мультфильм-сериаллар сезнең игътибарга килеп ирешкәнче бик озын юл үтә. Тәрҗемә итү, тикшерү, видео буенча җитешсезлекләрне барлау, тавышландыру, эфирга әзерләү – һәркайсы күп көч һәм игътибар таләп итә. Инглизчәдән тәрҗемә турында «Яңарыш чоры» фильмы мөхәррире һәм режиссеры Алсу Ромадинадан да сораштык.

   «Мөхәррир һәм режиссер буларак шуны әйтә алам: мондый тәрҗемәнең уңай да, тискәре дә яклары бар. Мәгълүмат төгәлрәк, чөнки русчага тәрҗемә итүче хаталар җибәрергә, кайбер урыннарын дөрес бирмәскә мөмкин. Төп материал белән эшләү ышанычлырак. Шул ук вакытта, темалар җитди: механика, физика турында, аны тулысынча төшенеп бетмичә, дөрес җиткереп булмый. Моны инглиз телендә эшләү, әлбәттә, авыррак. Шулай ук диктор белән тавышландырганда, җөмләләрне тиешле урынга куяр өчен, нәрсә турында сүз барганын аңларга туры килә. Документаль фильмнарда мәгълүмат күп һәм ул, еш кына әңгәмә рәвешендә бирелгәнлектән, зур игътибар сорый. Әле видеога да туры китерәсе бар бит. Шуңа бик кызыксынып, инглиз телен искә төшереп эшлибез», – диде Алсу.

    Ә сериалның үзенә килгәндә, сез аны һәр эш көнендә безнең каналда карый аласыз. Дөньядагы иң кызыклы ачышлар турында бу фильм да һәркайсыгызның күңеленә хуш килер!

       Вакытыгызны файдалы һәм күңелле уздырыгыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...