17 June 2020
Дуслар, шундый көчле итеп яңгыр явып узды. Рәхәт тә соң җәйге яңгырдан соң! Ялтырап кояш чыкты, ә аның хуш исе!..
Кояш качып кына карап торды,
Коеп-коеп яңгыр яуганны!
Һәр яфракка, чәчәкләргә яуды,
Сафландырып бөтен дөньяны!
Игеннәр дә рәхмәт әйтте аңа,
Сулап калды урман, болыннар.
Җыелып калган яңгыр суында
Шатланышып уйный балалар.
Көтеп ала аны бөтен җиһан,
Үсеп китә бөтен яшеллек!
Җәйге яңгыр, рәхмәтлебез сиңа,
Сафландырдың янә күңелне!
Кояш качып кына карап торды,
Коеп-коеп яңгыр яуганны!
Һәр яфракка, чәчәкләргә яуды,
Сафландырып бөтен дөньяны!
Игеннәр дә рәхмәт әйтте аңа,
Сулап калды урман, болыннар.
Җыелып калган яңгыр суында
Шатланышып уйный балалар.
Көтеп ала аны бөтен җиһан,
Үсеп китә бөтен яшеллек!
Җәйге яңгыр, рәхмәтлебез сиңа,
Сафландырдың янә күңелне!
Comments: