Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналында кунакта!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналында кунакта!

Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналында кунакта!


Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова «ШАЯН ТВ» каналы студисендә кунакта булып кайтты. Бирегә ул «Яраткан шигырь» флешмобында катнашу максаты белән килде.

Әлеге проект 2020 елның ноябрендә старт алды. Кыска вакыт эчендә «Яраткан шигырь» флешмобы күп кенә танылган шәхесләрне, дәүләт эшлеклеләрен, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен үзенә җәлеп итте. Беренчеләрдән булып флешмобта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты.

Бик тиздән, «ШАЯН ТВ» каналы тамашачылары зәңгәр экраннар аша Ирада Хафизҗан кызы башкаруында аның яраткан шигырен ишетәчәк.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...