13 July 2021
Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпованың туган көне!
Хөрмәтле Ирада Хафизҗан кызы, «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән без сезне тормыш бәйрәмегез белән котлыйбыз. Матур хезмәтегездә сезгә һәрчак уңыш юлдаш булсын, куелган максатларыгыз тормышка ашсын, Республикабыз үсешендә яңадан-яңа җиңүләргә, казанышларга ирешергә язсын! Тормыш юлыгыз бәхетле һәм бәрәкәтле булсын!
Comments: