Миңа 24 сәгать вакыт җитә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Миңа 24 сәгать вакыт җитә!

Миңа 24 сәгать вакыт җитә!

     

Балачактан хыялланып үскән бала, зур үскәч тә, һәр максатын тормышка ашырып яши. Хыялый кеше – бәхетле кеше. Каналыбызның «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруын алып баручы Проф-И Илназ да шундыйлардан. Майның соңгы атнасында филологлар да, химиклар да һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Илназ Сибгатуллинга бу ике бәйрәмнең нинди катнашы бар соң? Әңгәмәне укып, бу һәм башка сорауларга җавап табарсыз, дип ышанам.

- Илназ, иң башта синең балачакны искә төшерик әле. Филолог булырга теләдеме икән нәни Илназ, химикмы? Әллә артист, журналист булам, дип хыялландымы икән? Бәлки табиб буласы килгәндер?

- Балачакка килгәндә, телевизордан күргән абый-апаларга сокланып, алып баручы булырга хыяландым. Нишләптер миңа шул өлкә кызыклы иде. Матур киенеп, төз утырып, үземне яңалыклар сөйләүче, дип күз алдына китерә идем. Ләкин, язмыш сынаулары белән бәйле, миңа табиблар белән якыннанрак танышырга туры килде. Медицина өлкәсе кызыксындыра башлады. Табиблар кешеләрнең гомерен коткара, дигән фикер соклану хисләре тудырды. Нейрохирург яки теш табибы булырга теләдем. Югары сыйныфларда безне Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының ачык ишекләр көненә алып бардылар. Мине андагы иҗади тормыш үзенә җәлеп итте. Студентлар сәхнәгә чыгып, шундый матур концерт күрсәтте. Укудан тыш, студентлар әле иҗат белән шөгыльләнә икән, дип уйладым. Кечкенәдән үк иҗатның һәр төренә сокланып карый идем. Шул көннән фикерем үзгәрде. Бардык та мин гашыйк булып кайттым. Киләсе елны шул институтка укырга да кердем.

илназ кфу.jpg

- Димәк, алып баручы булу теләге сине бирегә алып килгән...

- Шулай булып чыга инде. 2 курсны тәмамлагач, туган шәһәремә Түбән Камага кайттым. Үзебезнең җирле телевидение башкарма директорына эш сорап кердем. Үҗәтлекне күрепме, эшкә алдылар, бу практика түгел иде. Сюжетлар ясап, җәй буе эшләдем. Аннары татар теле һәм әдәбияты укытучым Илһамия Муллануровна: «Син бит 5-6 сыйныфларда алып баручы булам, дип әйткән идең. Максатыңа ирештең», – дип, тагын да канатландырып җибәрде.

- Ни өчен татар филологиясе юнәлешен сайладың?

- Нәкъ менә татар филологиясен сайлавымның тагын бер сәбәбе – ана телемне, әдәбиятыбызны чын күңелдән ярату. Мин рус балалар бакчасына йөрдем, рус мәктәбендә укыдым. Ә гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Шуңа күрә татар телен яхшы белә идем. Үсә төшкәч, татар дөньясы мине үзенә тулысынча тартып алды.

- Студент елларында Илназ нинди иде?

- Студент еллары – бик күңелле чор. Безнең институтта егетләргә «дәрәҗә» зур иде. Кызлар күбрәк, төркемдә ике генә малай идек. «В малине» укыдым мин (көлә). Шук идем. Яхшы билгегә генә укып чыктым, ул күпмедер дәрәҗәдә хәйләкәрлек һәм тиз уйлап таба алуым белән бәйле. Кайчак дәрескә әзерләнмичә килә идем. Башкалар җавап биргән арада гына әзерләнеп җавап бирәм дә югары балл алам. Көне-төне укып утыру миңа хас сыйфат түгел. 

- Юкка гына, артист булу турында да әйтмәдем. Син театр артисты буларак та, тамашачы мәхәббәтен яулый алган булыр идең?

- Бу бәяне читтән бирергә тиешләрдер инде. Мин институтта «Мизгел» яшьләр театрында эшләдем. Җитәкчесе – данлыклы артист, режиссер Марсель абый Җаббаров иде. Беренче тапкыр Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклендә катнаштым. Анда мәктәп директоры Илгиз Туктаров ролен бирделәр. Икенче тапкыр «Кыр казлары артыннан» спектаклендә профессор Халикны уйнадым. Ансында әле Марсель абый үзенә ярдәмче итеп алды: режиссер асситенты булдым.
      «Мөнбәр» татар дини театрында да катнаштым. Ике ел эчендә бик күп Россия шәһәрләрендә гастрольләрдә булдык. Җитәкчесе – дини мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков. «Болгар җилләре исә» дип исемләнгән тамаша белән йөрдек. Бу театрда дин буенча бик күп әйбер белдем. 

илназ театр 1.jpg

илназ театр.jpg

-  Спектакльдә генә түгел, чын тормышта да укытучы булып эшлисең килмәдеме?

-  Эшлисем килде, чөнки балаларны бик яратам. Магистратураны педагогика юнәлеше буенча тәмамладым. Ике тапкыр педагогик практика уздым. Балалар белән эшләү бик ошады. Ләкин балачак хыялы җиңде. Хәзер мин «ШАЯН ТВ» каналында шулай ук балалар белән һәм балалар өчен эшлим.

- «ШАЯН ТВ»га килеп эләгү тарихын да искә төшерик әле.

- Балалар каналы ачылу яңалыгы чыккач, шунда ук кызыксына башладым. Бу хәбәргә бик сөендем. Резюмены җибәрдем һәм мине сөйләшүгә чакырдылар. Үземнең теләкләрне, хыялларны сөйләп бирдем дә эшкә чакырдылар. 

илназ шаян.jpg

- Ни өчен химик? Филолог та, башка образ да түгел?

- Химик образы көтмәгәндә туды. Күмәк иҗат җимеше ул. Башта балалар өчен лайфхаклар күрсәтүне тәкъдим иттем. Мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә апа Хәсәнова, химик тәҗрибәләр эшләп карыйк, диде. Бу идея миңа да бик ошады. Менә шулай итеп химик Проф-И образы барлыкка килде. Әлеге фикерне җитәкчебез Рамилә апа Сәхабетдинова да хуплап алды.

- Тапшыруга әзерлек ничек уза?

- Бик җиңел уза. Тапшыруның максаты: балалар өчен тәҗрибәләр күрсәтеп калу гына түгел, ә аны өйдә булган әйберләр белән яңадан кабатлап карау мөмкинлеге тудыру. Башта тәҗрибәләр табам, аннары сценарийны әзерлим. Тәҗрибә өчен җиңел генә табып була торган әйберләр сайлыйм. 

илназ 1.jpg

- Син бит әле Проф-И гына түгел, «ШАЯН ТВ»ның Дубляж студиясендә дә эшлисең. Ел ярым эчендә ничә образны тавышландырдың инде?

-  Әйе. Эшләгән һәр эшем үземә бик ошый. Каналга эшкә урнашканда ук, студия җитәкчесе Роза апа Әдиятуллина, мультфильмнар тавышландырып карыйсың килмиме, дип тәкъдим итте. Мин шундый сөендем. Бу – бик күңелле эш. Башта дулкынландым әлбәттә, шундый зур җаваплылык: мультфильм герое минем тавыш белән сөйләшә! Бик күп образларны тавышландырдым, хәтта санына да чыга алмыйм. Бер мультфильмны гына әйтә алам: «Җәнлекләр»дә 16 персонажны тавышландырдым.

- Тавышландыру барышында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

- Тавышландыруга бер ияләшкәч, авырлыгы да юк кебек. Ләкин барыбер алар бар. Чит ил мультфильмнары шул ил кешеләренә, аларның аң-белем дәрәҗәсенә яраклаштырып эшләнә. Без аларны тәрҗемә иткәндә, ничек тә булса татар аудиториясенә яраклаштырырга тиеш. Бу, беренчедән. Икенчедән, текстларда барлыкка килә торган авырлыклар. Мәсәлән, португал телендә фразеологизм бер мәгънә аңлатса, бездә башкача яңгырый. Һәр сүзе персонажның авызына туры килергә тиеш.

- Ә тәрҗемәгә килсәк? Син бит әле тәрҗемә дә итәсең!

- Әйе, тәрҗемә итәм. Бу эш тә бик күңелле. Мультфильмның сюжеты белән кызыксынып китәм, алдагы серияләрне белү теләге, эшне тагын да тизрәк эшләргә этәрә.

- Каян килгән сиңа бу кадәр талант?

- Белмим дә инде, бу таланттырмы?! Сәләт балачактан килә, минемчә. Әти-әни балага нинди тәрбия бирә, аны ничек үстерә, күпме көч куя, нәтиҗәсе үскәч күренә инде. Мин җырчы түгел, ләкин әти-әнием мине ул яктан да үстереп карады, биюгә дә бирде. Әни белән шигырьләр күп ятлый идек. Балалар бакчасында ук Һади Такташның «Мокамай» шигырен сөйләдем. Минем сәләтем – әти-әнинең тырышлыгы.

- Бер Илназ бу кадәр эшкә вакытны ничек җиткерә икән?

- Миңа тәүлектәге 24 сәгать вакыт җитә. Үз эшеңне бер тәртипкә салып эшләргә өйрәнергә кирәк. Хаос яратмыйм.

- Телевидениедә эшлисем, мультфильмнар тәрҗемә итәсем, тавышландырасым килә, дип янып йөрүче яшьләргә нинди теләк-тәкъдимнәрең бар?

- Иң беренче тәкъдимем: үз максатыгызга ирешә белегез. Хыялланырга курыкмагыз. Мин бит инде кайчан алып баручы булам, дип хыялланган булганмын. Шуңа ирештем, Аллага шөкер. Һәрчак яңа һөнәр өйрәнегез, яңалыктан курыкмагыз. Телевидениедә эшлисегез килә икән, эшләп карагыз. Татып карамыйча бер нәрсәнең дә тәмен белеп булмый.

                                                                                                                                   Әңгәмәдәш – Динара Миннекаева

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...