6 July 2020
Җәйнең уртасы июльнең дә бер атнасы узып китте. Без ай саен табигатькә бәйле халык сынамышларын барлыйбыз. Әйдәгез, июль аеның нинди булачагын бергәләп күзәтик.
- Июль эссе булса, декабрь суык килә.
- Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көтегез.
- Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак. Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
- Әгәр июльдә билчән күп икән, салкын кыш булачак.
- Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алса, яңгырга.
- Июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.
- Июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка.
- Урманда җир җиләге һәм кара җиләк өлгерсә, тиздән ак гөмбә китәчәк.
Comments: