15 март - Халыкара Игелекле эшләр көне

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

15 март - Халыкара Игелекле эшләр көне

15 март - Халыкара Игелекле эшләр көне

Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, нәрсәдер өмет итмичә дә эшләнгән матур гамәл. Кеше үзенеӊ эчке халәте белән һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ - җылы сүзгә, назга, якын карашка, кайгы-хәсрәтне уртаклашуга яки шатлыкны бүлешүгә...

15 мартта ел саен Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә. Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Таныш булмаган кешегә елмаю, ярдәм итү, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую - барысы да игелек кылуга керәләр. Изгелек җыярга телибез икән, ясалма булмаган, чын күӊелдән игелек кылырга тиешбез дип уйлыйм. Шунлыктан, якыннарыбыздан башлап, һәрбер кешегә булган карашларыбызны яхшыга үзгәртеп, һәркемгә ихтирам белән карасак иде.

Шуны истә тотыгыз: игелек кылу – көчсезлек билгесе түгел, дөньяны яхшы якка үзгәртүче кешелек сыйфаты. Юкка гына борынгылар изгелек ит тә суга сал: балык белер, балык белмәсә халык белер димәгәннәр! Игелекле булыйк, дуслар!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...