1 October 2021
«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә үтүче «Мин татар баласы» республикакүләм рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенең ТАВЫШ БИРҮ этабын игълан итә!
Барлыгы оештыру комитетына 260 артык гариза килде, икенче турга мәртәбәле жюри әгъзалары карары буенча 40 эш сайлап алынды.
Хәзер исә җиңүчеләрне ачыклар өчен Сезнең тавышлар кирәк!
Тавыш бирү чарасы 2021 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр «ШАЯН ТВ» сайтында дәвам итәчәк.
Comments: