Ганиев Марат Фоат улы котлый

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ганиев Марат Фоат улы котлый

Ганиев Марат Фоат улы котлый

Хөрмәтле партнерлар һәм хезмәттәшләр!

Сезне беренче туган көнегез – Татарстанның тәүге балалар каналы эфирга чыга башлаган көн белән котлыйбыз!

«ШАЯН ТВ» балалар каналы – әхлакый кыйммәтләр – гаилә, дуслык, ватанга, туган телгә, туган мәдәният һәм тарихка мәхәббәт үстерә, нәни тамашачыларны милли традицияләр рухында тәрбияли торган Татарстан анимациясенең оазисы.

«ШАЯН ТВ» телеканалы да, бер яшьлек дәртле, егәрле бала кебек, ышанычлы адымнар белән безнең балаларның һәм оныкларның киләчәгенә таба атлый!

«ШАЯН ТВ» алга таба да үссен һәм чәчәк атсын, ышанычлы дуслар, өметле партнерлар, тамашачылар тарафыннан ихтыяҗ булуын һәм зур популярлык казануын телибез!

Иҗади уңышлар насыйп булсын сезгә, кызыклы проектлар, яңа мультфильмнар артсын, кадерле дуслар!

Ганиев Марат Фоат улы,

«Татармультфильм» балалар анимацион студиясе» җитәкчесе

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...