Февраль нәрсә юрый?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Февраль нәрсә юрый?

Февраль нәрсә юрый?

Кышның соңгы аена да аяк бастык. Нинди булыр ул? Гыйнвар шикелле зәмһәрир суыклары белән куркытырмы? Әллә күп итеп кар өләшерме? Февраль киләсе ел фасылларына нәрсә юрый? Без дә сынап карыйк әле. Юраганнары туры килерме икән?

* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.

* Февральдә каен ботагында карлар алка - алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

* Февраль карга бай, апрель суга бай.

* Февраль суык икән - җәй яхшы килә.

* Февраль суык һәм коры - август эссе.

* Февраль җылы булса - яз салкын килә.

00.jpg

* Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр.

* Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла.

* Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә.

* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

* Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

* Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.

* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.

* Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.

* Кар күп ятса, үлән калын булачак.

* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...