«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Дуслар, белгәнебезчә, 6 сентябрьдә китап уку көне булып узды! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез!

* Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, кәгазь яки махсус китап кыстыргычы белән билгеләп куй.

* Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма.

* Китапның битләре ертылса, аны ябыштырып куй. Үзең булдыра алмаган очракта, өлкәннәрдән ярдәм сора.

* Ашаганда китап укыма, пычратасың.

* Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә.

* Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер.

* Китапханәдә китап сайлаганда шүрлекләрдә китапның торышын бозма.

* Китапларның шүрлектәге урынын бозу белән син иптәшләреңә китап сайларга комачаулыйсың.

* Китапны карар өчен алганнан соң урынына куй.

* Китапханәдән алган китапларны вакытында тапшыр, аны иптәшләрең дә көтә.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...