Бездә кунаклар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бездә кунаклар!

Бездә кунаклар!

Бүген Казанның 3 гимназия укучылары һәм Әлмәтнең «ТЕЛЕШКО» телевидениесе мәктәбе балалары «ШАЯН ТВ» каналында кунакта булдылар. Яшь тамашачыларга студиябез буйлап экскурсия ясадык, шәп тапшыруларыбыз, гаҗәеп мультсериалларыбыз белән таныштырдык. Популяр тапшыруларның алып баручылары белән очрашып, якыннан аралашу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу – балаларның күңеленә хуш килде.

5015abf7-4237-4986-aac8-7289ab06d174.jpg

Танылган артистларның мультсериалларны тавышландыру процессын аеруча кызыксынып күзәттеләр алар. Моннан тыш, укучыларга күңелле викториналар уздырдык, истәлекле бүләкләр өләштек.

Очрашу бик җанлы үтте! Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанабыз!

36d937bb-56d0-410d-8960-c1439dc3482c.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...