23 June 2023
Сез яратып өлгергән «Әкияти патруль» мультсериалы бүгеннән кабат эфир киңлекләренә чыга! Биредә дүрт тылсымчы кызның төрле маҗаралы хәлләре сурәтләнә. Алар дус булырга да, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм үз эшләре өчен җавап бирергә дә өйрәнә.
Вакыйгалар Тычканлы шәһәрендә башлана. Әкиятләр тыюлыгын саклау өчен, кызларга сынаулар аша үтеп, бердәм командага әверелергә кирәк була!
Мультсериалны һәр эш көнендә 07:05 һәм 15:05 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
Comments: