Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ҖӘЯҮЛЕ ЮЛЫ

Дөньядагы иң озын җәяүле юлы 22 387 чакрымга сузыла. Магаданнан (Россия) Кейптаунга (Көньяк Африка) җәяү барырга була.

Юлда самолет яки көймә куллану зарурлыгы юк. Бу сәяхәт 4492 сәгатькә сузылачак, көненә 8 сәгать бертуктамый барган очракта 561 көндә барып җитеп була. Сәяхәтче 17 ил, алты сәгать поясы аша узачак, шулай ук барлык ел фасылларын күрә алачак.

00.jpg 

СЫЗГЫРУ ТЕЛЕ

Сызгырып сөйләшә торган тел бар. Бу – Испаниянең ла Гомера һәм Эль-Иерро утрауларында яшәүчеләрнең үзара аралашу теле.

Сильбо гомеро теле төрле биеклектәге һәм озынлыктагы 4 сызгырудан тора, алар испан теленең тартык һәм сузык авазларын алыштыра. Сызгыру теле таулы җирләрдә 5 чакрым ераклыкта аралашу мөмкинлеге бирә. Әлеге телне белүчеләр сызгыру авазлары аша 4 000 сүзне аңлата ала. Сильбо гомеро телен белүче “сильбадор” дип атала. Бу телгә югалу куркынычы янаган, 1990 елдан аны мәктәпләрдә өйрәтәләр.

88.jpg  

Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды

ИҢ ӨЛКӘН ПАРАШЮТЧЫ

Иң өлкән яшьтәге парашютчы булып танылган әби әлеге батырлыгыннан соң 10 көндә вафат була. Чикагодагы картлар йортында яшәгән Дороти Хоффнер парашют спорты белән 100гә җиткәч кенә, ягъни 4 ел элек кызыксына башлаган. 1 октябрьдә 104 яшьлек әби инструктор белән 4,1 км биеклектән сикерергә батырчылык итә. Кызганыч, үзе Гиннес рекордлар китабына кертелүен күрә алмый кала, чөнки моның өчен күпмедер вакыт узарга тиеш. Ул рекорд куярга җыенмавы, бары күптәнге хыялын гына тормышка ашыруы турында әйткән булган.

Моңа кадәрге рекорд 2022 елның маенда куелган иде. Швецияле Линнея Ингегард Ларсоннга парашют белән сикергәндә 103 яшь булган.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...