Әкәм-төкәмнәр - экосистемада мөһим роль уйный торган моллюскларның берсе. Алар планетада иң борынгы яшәүчеләрнең берсе булып торалар. Бер-берсеннән зурлыгы, хәрәкәт итү тизлеге, тышкы кыяфәте һәм башка сыйфатлары белән аерылып торган 100 меңнән артык әкәм-төкәм төре бар.
* Әкәм-төкәмнәр үзләренең кабырчыклары эченә мускуллары ярдәмендә шуышалар. Бер генә җан иясе дә мондый сәләткә ия түгел.
* Әкәм-төкәмнәр бик күп төрле гамәлләр эшли һәм уйлый алалар. Меңнәрчә еллар дәвамында алар бик күп нәрсәләрне аңларга өйрәнгәннәр.
* Әкәм-төкәмнең кабырчыклары аларның зурлыгына бәйле түгел, өстәвенә кабырчык әкәм-төкәмне сәгать теле уңаена әйләндереп алган.
* Әлеге җан ияләре үзләрен лайлалары ярдәмендә төрле киселүләрдән саклыйлар. Бу моллюсклар пычак очы буйлап шуышып йөрсәләр дә, алар белән берни дә булмаячак.
* Аларның уртача гомер озынлыгы - 15 ел. Моллюскларның кайбер төрләре азрак, кайберләре күбрәк яши.
* Әкәм-төкәмнәр ярты елга кадәр йокларга сәләтле. Шул рәвешле алар үзләрен тышкы тирәлектән саклыйлар.
* Әкәм-төкәмнәрнең күзләре начар күрә, шуңа күрә алар бары тик яктылык һәм караңгылыкны гына аералар.
* Әкәм-төкәмнәр үзләренең тәне аша дымны сеңдерергә сәләтле.
* Әлеге хайваннарның ишетү әгъзаләре юк, шуңа күрә алар ишетмиләр дә, тавыш та чыгара алмыйлар.
* Әкәм-төкәмнәр үзләреннән зуррак авырлыкны күтәрә алалар.
* Аларның тешләренең саны 25000 гә кадәр җитә.
* Әкәм-төкәмнең төсенә үзе ашаган азык һәм яшәгән туфрак йогынты ясый.
Comments: