ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Көннәр җылыну белән бергә черкиләр чыга башлый. Кем генә ярата икән әлеге паразит бөҗәкләрне?! Чынлыкта исә алар - бик кызыклы җан ияләре. Әйдәгез, озынборыннар белән тулырак танышыйк.

* Хәзерге көндә дөнья буйлап 3000 төр черки билгеле. Русиядә аларның 100ләп төре очрый.

* Бу бөҗәкләр планетада 100 миллион ел элек барлыкка килгән.

* Ата черкиләрнең тормышы ике атнадан да артык дәвам итми, ана черкиләр исә бер айдан озаграк яши алалар.

* Бары тик ана черкиләр генә канны суыра, ата черкиләр, күбәләкләр кебек, нектар һәм су белән генә туклана.

* Озынборынның якынлашуын сизәргә ярдәм итүче безелдәве – ул бөҗәкләрнең канат кагуыннан ясалган тавыш.

88.jpg

* Җил черкиләр өчен проблема булып тора, чөнки аларның авырлыгы бик кечкенә.

* Галимнәр ачыклавынча, черкиләр тирләгән кешеләрне күбрәк тешлиләр.

* Озынборыннар инфракызыл күрү сәләтенә ия, бу аларга караңгыда җиңел ориентлашырга мөмкинлек бирә.

* Бу бөҗәкләр шулкадәр кечкенә ки, хәтта алар уртача биш минут дәвамында яңгыр тамчылары арасында да очарга мөмкиннәр.

* Черкиләр, үзләренең кечкенә булулары аркасында, үрмәкүчләрнең игътибарын җәлеп итмичә генә пәрәвез буенча йөрергә сәләтле.

* Озынборынның төкерек составына корбанының тешләү урынын авырттырмый торган матдәләр бар. Нәкъ менә алар тешләгән урынның кычытуының сәбәбе булып тора.

* Әгәр черки ач икән, ул азык эзләп 64 километрга кадәр оча ала. Азык исен алар 50 метр ераклыктан ук сизәләр.

* Башка бөҗәкләрдән аермалы буларак, озынборыннарның бары тик бер генә пар канаты бар.

* Черкиләр суда йөри белә.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...