ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ

Көнгерәләр - сумкалы имезүчеләр гаиләсенә караган уникаль тереклек ияләре. Үлән ашаучы, ике аягы белән бер юлы сикергәләп хәрәкәт итәләр. Аларны Австралия символы дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки әлеге җан ияләрен кыргый табигатьтә беркайда да очратып булмый.

* Көнгерәләр Австралиядә һәм Яңа Гвинеяда гына яши.

* Табигатьтә көнгерәләрнең алтмышлап төре бар.

* Әлеге хайваннарның авырлыклары төрлечә – 500 граммнан алып, 90 килограммга кадәр җитә.

* Алар Австралия далаларында зур-зур көтү булып яшиләр.

* Көнгерә баласы 2 смлы чикләвек төше кадәр генә булып туа. Ул шулкадәр көчсез, хәле әнисенең сумкасына менәргә генә җитә. Ләкин берничә айдан, сумкадан чыгып йөри башлагач, 2–3 килограммга җитә.

* Көнгерә баласы бер яшькә кадәр әнисенең сөте белән туклана.

* Көнгерә тырнаклы алгы тәпиләре белән үзе туклана төрган тамыр һәм бүлбеләрне бик җиңел казып чыгаpa.

53.png

* Көнгерә арткы аяклары белән сугыша: кинәт кенә үзенең бөтен гәүдә авырлыгын койрыгына күчерә дә, бушап калган ике арткы аягы белән өстән аска таба бер хәрәкәт ясап, дөшманына коточкыч җәрәхәтләр ясый.

* Көнгерә кыргый табигатьтә 6 елга якын, тоткынлыкта - 20 елдан артык яши.

* Көнгерәләр - танылган сикерүчеләр. Алар 12 метрга кадәр ераклыкка, 3 метрга кадәр биеклеккә сикерә алалар.

* Әлеге җан ияләре бик яхшы ишетәләр һәм күрәләр - хайванның колаклары 360 градуска кадәр әйләнә.

* Көнгерә үзенчәлекле тән төзелеше аркасында артка сикерергә сәләтле түгел.

* Австралиядә якынча 50 миллион көнгерә яши.

* Сикергән вакытта көнгерә бик нык җылына, бу аларга тән температурасын җайга салырга ярдәм итә.

* Көнгерәләр көн сүрелгәч кенә азык эзләргә чыгалар. Алар бары тик үлән белән генә тукланалар.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...