ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Селәүсен - акыллы һәм үткен ерткыч. Әгәр кешеләр үзләре аңа куркыныч тудырмый икән, ул беркайчан да беренче булып аңа һөҗүм итми, ләкин аучыга каршы көрәштә селәүсен һәрвакыт җиңүче булып чыга. Акыл, тизлек, хәйләкәрлек һәм искитәрлек тиз реакция - менә шушы сүзләр белән аны тасвирлап була.

* Селәүсен мәчеләрнең якын туганнары булып санала.

* Аның зурлыгы якынча этнеке кебек.

* Селәүсеннәрне мәчеләрдән колакларындагы пумалалары ярдәмендә аерырга була.

* Әлеге җәнлекләрнең мехлары шулкадәр йомшак, куе ки, хәтта аны башка җәнлекләрнең йоннары белән конкурентлыгын бөтенләй уйлап торасы юк.

* Йөргәндә яки йөгергәндә селәүсеннең арткы аяклары алгы аяк эзләре буенча чабалар.

99.jpg

* Селәүсен - Җирдә яшәүче иң төньяк мәче, аларның кайберләре хәтта поляр якларда яшиләр.

* Бу җан ияләре куе урманнарда тереклек итәләр.

* Селәүсеннәр - бик шәп йөзәләр, алар шулай ук агачлар һәм кыялар буйлап җиңел үрмәлиләр.

* Бер тәүлек эчендә селәүсен 30 километрга кадәр юл үтәргә сәләтле.

* Аның сырлы тиресе җәнлеккә агачлар арасына кереп качарга һәм аңа һөҗүм итүчеләрдән яшеренергә булыша, чөнки хайванның мехы кояш нурларын хәтерләтә.

* Селәүсеннәр корбаннарын аулаганда 4 метрга хәтле сикерергә мөмкин. Шул ук вакытта ул 80 метрга хәтле ераклыкта табышын эзәрлекләп бара ала, ә аннары арый һәм чигенә.

* Селәүсеннәр төлкеләрне яратып бетермиләр, шуңа күрә аларга үз территорияләрендә ауга йөрергә ирек бирмиләр.

* Селәүсеннәр кешеләрдән курыкмыйлар һәм аларга бик сирәк һөҗүм итәләр.

* Кыргый табигатьтә әлеге җәнлекләр 15-20 яшькә кадәр яшиләр.

* Селәүсеннәрнең ишетү сәләте бик яхшы, ул урманнан берничә чакрым ераклыктагы кешенең аяк тавышларын да ишетә ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...