30 July 2019
Бүген безнең хезмәттәшебез, режиссёр, Зөһрә Габдрахманованың туган көне.
Зөһрә сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын.
Чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булуын телибез.
Һәрвакытта да шулай шат, изге күңелле булып кал.
Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Иң изге теләкләр белән «ШАЯН ТВ» каналы һәм аны караучы нәни дуслар!
Comments: