18 May 2020
18 май - Халыкара музейлар көне. Бүген без музейларга бәйле һәркемне бәйрәм белән котлыйбыз! Музейлар көне бөтен дөньяда уздырыла. Алар булганга, без мәдәни һәм материаль кыйммәтләр белән таныша алабыз. Сынлы сәнгать әсәрләрен, археологик табылмалар, уникаль әйберләрне карап сокланабыз, үткәнгә кайтабыз, тарихны өйрәнәбез. Музей хезмәткәрләренә уңышлар, залларның тулып торуын телибез. Ә сезгә дусларыбыз, музей йөрү рәхәтлек кенә китерсен!
Comments: