Иң акыллы якташыбыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иң акыллы якташыбыз!

Иң акыллы якташыбыз!

19 октябрь көнне «Что? Где? Когда?» телеуенының чираттагы чыгарылышында И.Жаркевич җитәкчелегендәге иң яшь команда тамашачыларны 6:0 исәбе белән җиңде. Бу 44 еллык җәйге тарихы булган клубның нибары икенче шундый җиңүе: уенчылар барлык сорауларга да дөрес җавап бирде. Бу тарихи уенда иң яхшы белгеч дигән җиңү таҗы һәм «Бәллүр атом» бүләгенә (сүз уңаеннан, инде өченчесен) 23 яшьлек Казан егете Денис Галиәкбәров ия булды. Ул берүзе өч сорауга җавап биреп, суперблицта җиңеп чыкты.

Беренче тапкыр Денис Галиәкбәровка бөтенроссия күләмендә эрудит дигән дәрәҗә 2010 елда килә. Шул елны ул СТС каналында бара торган «Иң акыллы» дигән телешоуда кышкы-язгы сезонның чемпионы була.

«Что? Где? Когда?» уенына юлны яшь егет Казан университетының Лобачевский исемендәге лицейда укыганда сала. Әлеге уку йорытнда шушы уенның үз командасы барлыгын белеп, тренировкага килә. Команданың башка әгъзалары яшь останың интеллектуаль тизлеген күреп, Денисны уен өстәле янына утырта.

Яшь белгеч «Что? Где? Когда?» уенының бик күп турнирларында, шул исәптән Европа һәм дөнья чемпионатында катнаша. 2018 елның маенда Казан егете эләккән Иван Жаркевич командасы беренче тапкыр телевизион уенда көчен сынап карый. Команда җиңелә, әмма Денис Галиәкбәровка иң яхшы уенчы титулы һәм беренче «Бәллүр атом» бирелә. Шундый бүләкләргә ия кешеләрнең җыелмасы данлыклы Виктор Сиднев белән узган ел җиңүгә ирешә, ә Денис янәдән иң яхшы уенчы, дип билгеләнә.

Жаркевич командасының чираттагы уены 19 октябрь көнне узды. Икенче раундта бөтерчек «суперблиц» бүлегенә күрсәтә. Уен кагыйдәләре буенча, өстәл янында бердән-бер уенчы кала, бер сорау урынына өчәү яңгырый, һәркайсына нибары 20 секунд вакыт бирелә. Бу уенда иң авыр сынау санала: командалар бик сирәк җиңә. Уенның бу катлаулы өлешен капитан Дениска ышанып тапшыра, ә ул һәр өч сорауга да дөрес җавап бирә. Әлеге тарихи уенда да иң яхшы белгеч дәрәҗәсе янәдән яшь Казан егетенә бирелү барыбыз өчен дә зур шатлык була!

Мәгълүмат https://realnoevremya.ru алынды.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...