Чәк-чәк көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чәк-чәк көне!

Чәк-чәк көне!
Бүген халкыбызның йөзек кашы – иң татлы татар күчтәнәче – чәк-чәк көне. Чәк-чәксез бер татар бәйрәме дә үтми! Бу татлы десерт өлкәннәргә дә, кече яшьтәгеләргә дә хуш килә, аңа битараф калучылар юк диярлек!
Бүгенге көн чәк-чәк авыз итәр өчен генә түгел, ә аның турында кызыклы фактлар белер өчен дә менә дигән мөмкинлек.Киттек!
1) Элегрәк чәк-чәк бары тик туйларга гына пешерелгән, шул рәвешле яшь киленнең ни дәрәҗәдә уңган, чын хуҗабикә булуын сынаганнар.
2) Иң зур чәк-чәк Казанда 2018 елда Футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытында пешерелде. Ул футбол тубы формасында ясалган иде, авырлыгы 4026 кг тәшкил итте.
3) Чәк-чәкнең тазалык салмагы 364 ккал, шулай да шифалы сыйфатлары да бар – бал составындагы файдалы матдәләре иммунитет ныгытуга булыша.
4) Чәк-чәкнең адашы – танылган актер Чак Норисның чәк-чәк ашаганы юк.
5) Казанда чәк-чәк музее бар. Экспонатларның берсе – космоста булып кайткан чәк-чәк.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...