Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 4 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.
Быел «Балачак җыры 2023» бәйгесенә 85 җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2023 елның 3 июленнән 9 июленә кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде.
Менә ул җиңүче җырлар исемлеге:
- «Читекләр» җыры
Йосыпова Лиана Солтанбай кызы көе
- «Поезд» җыры
Низамов Марат Рафаэль улы көе
- «Күңелле балачак» җыры
Хәбиров Сафуан Закуан улы көе
- «Туган көн безгә шатлык китерә» җыры
Луиза Батыр-Болгари көе
- «Серле урман» җыры
Һадиева Әлфия Илдар кызы көе
Җиңүче авторларның һәрберсенә 50 000 сум бүләк таплышырылда. Шулай ук әлеге җырларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды.
Җиңүчеләрнең һәрберсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын! Хәзер әлеге җырларның безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Һәр күңелдә яңгырасын Балачак җыры!
Comments: