Бүген «ШАЯН ТВ» студиясендә телеканал хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген «ШАЯН ТВ» студиясендә телеканал хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» студиясендә телеканал хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды!

Бүген беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ» студиясендә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булу уңаеннан, канал хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, «ШАЯН ТВ» каналын дәрәҗәле премиягә ия булуы белән һәм 5 еллыгы белән котлады.

шеф.jpg

Биредә М.Г. Әхмәтов «Балачак җыры» бәйгесе жюри әгъзаләренә, атаклы композитор, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Зәки кызы Ахияровага, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллинга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ра.jpg

Шулай ук «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен югары дәрәҗәдә оештыру өчен Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесе тапшырылды. Әле алай гына да түгел, Марат Готыф улы Әхмәтов «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләрен туган телебезне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Моннан тыш тантаналы чарада Илшат Юныс улы Әминев та чыгыш ясады. Ул нәтиҗәле хезмәт һәм югары һөнәри осталыклары өчен телеканал хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде һәм үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

88.jpg

Зур коллективның хезмәтен күрә белеп, югары бәяләүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да бүгенгедәй бердәм булып, телебезнең бөтен матурлыгын халыкка җиткерү өчен бөтен көчебезне куярбыз һәм нәтиҗәле эшләвебезне дәвам итәрбез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...