Бергә булыйк!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бергә булыйк!

Бергә булыйк!

Яңа планнар, яңа максатлар, яңа хыяллар белән 2020 елга да аяк бастык. Беренче уку һәм эш көнендә уңышлар телибез! Яхшы билгеләргә генә укып, буш вакытны күңелле һәм файдалы уздырып, һөр көнне елмаеп каршы алырга язсын!

«ШАЯН ТВ» каналы белән булган дуслыгыгыз да ныгыр, дип ышанабыз. Ә без, үз чиратыбызда, сезнең өчен өр-яңа мультфильмнар, мавыктыргыч сериаллар, файдалы һәм кызыклы тапшырулар әзерлибез. Иң соңгы яңалыклар белән Инстаграмда һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Яраткан тапшыруларыгызны безнең YouTube каналында да кабатлап карау мөмкинлеге бар. Ә сайтыбыз аша каналга бәйле барлык сорауларыгызга да җавап табарсыз. Теләк-тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне дә көтеп калабыз!

Яңа елда да бергә булыйк, дуслар!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...